Онлайн трансляция

Свернуть

Безнең тарих: 1916 елда немецлар тоткынлыгында җырлаган татар солдаты язмасы

Безнең тарих: 1916 елда немецлар тоткынлыгында җырлаган татар солдаты язмасы

https://tnv.ru

23 Август 2021, 17:16

157

0

Татар солдатлары гомер-гомергә көчле рухлы, холыклары - көрәшче булган. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында патша армиясенә миллион ярым татар чакырылган. Бу - армиянең 10 проценты дигән сүз.

Яу кырларында да татар телендә сөйләшкәннәр, хатлар, шигырьләр язганнар, җырлаганнар. Моны раслаган уникаль ядкарьләр безгә 100 ел узгач та килеп ирешә. Германиядәге архивларда 1916нчы елда немецлар тоткынлыгында җырлаган татар солдаты язмасы сакланган.

«Заман» дип аталган ул җырны бу көннәрдә, яңа төсмер өстәп, яшь татар җырчысы Әдилә Әхмәтова башкарды.   


Безнең тарих: 1916 елда немецлар тоткынлыгында җырлаган татар солдаты язмасы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров