Онлайн трансляция

Свернуть

Мәскәүдә татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Гаяс Ямбаев 81 яшендә вафат булды

Мәскәүдә татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Гаяс Ямбаев 81 яшендә вафат булды

https://tnv.ru

22 Сентябрь 2021, 17:50

276

0

Мәскәүдә татар милли-мәдәни мохтарияте башлыгы Гаяс Ямбаев 81 яшендә вафат булды
Мәскәүдә 81 яшендә Россия башкаласының Көньяк-Көнчыгыш округының татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Гаяс Али улы Ямбаев вафат булды. Бу турыда Татарстанның Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гаяс Ямбаев 1940 елда Мәскәүдә туган. Дини тәрбияне бабасыннан һәм әнисеннән алган. Ямбаев күп еллар дәвамында татар халкының милли традицияләрен, мәдәниятен, телен һәм тарихын саклауга юнәлтелгән актив эшчәнлек алып барды.

Автономияне 1998 елдан бирле җитәкли. Гомеренең соңгы көннәргә кадәр Мәскәү татар җәмгыяте эшчәнлегендә катнаша. Мәскәүдә күп кенә социаль программаларны тормышка ашыруда катнашкан, яшьләргә булышкан.

Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Комментарии 0

Аватар