Онлайн трансляция

Свернуть

Себердәге милләттәшләр үзләрен татар халкыннан аерып карыймы?

Себердәге милләттәшләр үзләрен татар халкыннан аерып карыймы?

https://tnv.ru

01 Октябрь 2021, 17:25

295

0

 Себердәге милләттәшләр үзләрен татар халкыннан аерып карыймы?
Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре "Милли-мәдәни мирасыбыз" сериясендәге китапларның тулыландырылган - Көнбатыш Себер төбәгенә багышланган икенче басмасын тәкъдим итте. Алар  Омск, Томск, Новосибирск һәм Төмән өлкәсенең татарлар күпләп яшәгән 100дән артык авылында булып кайта.

Себердәге милләттәшләребез белән аралашып аларның Казан татарлары белән бик күп охшаш якларын ачыклыйлар. Биредәге татарларның "Сак-Сок" бәетен, "Идегәй" дастанын, "Таһир һәм Зөһрә" риваятьләрен белүләренә гаҗәпләнгәннәр. "Сарман" җырын яхшы башкаруларын ишеткәннәр.

Себердәге милләттәшләр үзләрен татар халкыннан аерып карамый,-ди галимнәр. Тел, дин уртак. Биредә яшәүчеләрнең күбесе Татарстаннан бәхет эзләргә чыгып киткән яисә башка сәбәпләр аркасында килеп төпләнгән кешеләр. Күп кенә гаиләләрдә  бабалары һәм әбиләре Казаннан булганын төгәл беләләр,-диләр.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров