Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар халык санын алуда актив катнаша

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар халык санын алуда актив катнаша

https://tnv.ru

27 Октябрь 2021, 16:12

135

0

ТНВ хәбәрчеләре Оренбург, Удмуртия һәм Томск өлкәсе татарлары белән аралашып кайтты.

Татарстаннан читтә яшәүче татарлар халык санын алуда актив катнаша
Бүген халык санын алуның 13 көне. Исегезгә төшерәбез, җанисәптә өч төрле юл белән катнашырга мөмкин: халык санын алучының өйгә килгәнен көтәсе, стационар участокка үзең барасы, я дәүләт хезмәтләре порталында анкета тутырасы.

Татарстаннан читтә, Россиянең башка төбәкләрендә 3 миллионнан артык милләттәшебез яши. Алар да халык санын алуда актив катнаша.

Оренбург өлкәсендә 152 меңләп татар яши. Милләттәшләребез мондагы халыкның 7% тәшкил итә. Бу көннәрдә өлкәдәге иң зур татар авылы — Татар Каргалысында да халык санын алалар. 15 минут анкета тутыру — киләчәгебезне хәл итә, ди милләттәшләребез һәм җанисәптә теләп катнаша.

Удмуртиядәге милләттәшләребез дә җанисәптә актив катнаша. Халык санын алучы Әлфия Дәүләтова 50дән артык өйдә булырга өлгергән инде.

Исегезгә төшерәбез, халык санын алу 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Димәк, үзеңне исәпкә алдырырга вакыт бар әле.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров