Онлайн трансляция

Свернуть

Минтимер Шәймиев: Милләтебезне буыннан-буынга җиткерү - һәрберебезнең иң җаваплы бурычы

Минтимер Шәймиев: Милләтебезне буыннан-буынга җиткерү - һәрберебезнең иң җаваплы бурычы

https://tnv.ru

29 Октябрь 2021, 17:31

614

0

Минтимер Шәймиев: Милләтебезне буыннан-буынга җиткерү - һәрберебезнең иң җаваплы бурычы
Татарстанның беренче Президенты, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашуны һәр кешенең үз гражданлык позициясен белдерү мөмкинлеге дип атады.

«Телне, милләтне саклау күзлегеннән карасак, җанисәбе безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның ачык күрсәткече», — диде Минтимер Шәймиев.

«Ана телебез, милләтебез бездә тукталып, югалып калмаска тиеш! Аны буыннан-буынга җиткерү - һәрберебезнең милләтебез каршындагы иң җаваплы бурычы», — дип саный ТР Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев Бөтенроссия халык санын алуда катнашуны ирекле гамәл икәнен һәм һәркемнең үз ихтыярында булуын ассызыклады.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров