Онлайн трансляция

Свернуть

Илшат Әминев: Милләтне сакларга, милләтне сатмаска кирәк!

Илшат Әминев: Милләтне сакларга, милләтне сатмаска кирәк!

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2021, 16:09

308

0

Илшат Әминев: Милләтне сакларга, милләтне сатмаска кирәк!
Бүген «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминев халык санын алуда катнашты. Ул «Мәскәү» мәдәният сараенда урнашкан 33 участок ачылуга иң беренчеләрдән булып килде. Илшат Әминев җиткергән бар мәгълүматны хезмәткәр планшетына кертеп барды. Соңыннан, Илшат Әминев татар булуы белән горурлануын әйтте һәм халык санын алуда ни өчен катнашырга кирәклеге турында үз фикерен җиткерде.

«Россиядә татар булу — горурлык. Татар халкы дәүләтне нигездән төзегән халыкларның берсе, шуңа күрә милләтне сакларга кирәк, милләтне сатмаска кирәк!», — диде Илшат Әминев.

Исегезгә төшерәбез, 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр Бөтенроссия халык санын алу бара.

Халык санын алуда өч төрле ысул белән катнашырга мөмкин. Беренчесе — хезмәткәрләр өйгә килә. Сорауларга җавапларны үзләре тутыралар. Җанисәптә катнашуның икенче ысулы — халык санын алу участогына килү. Алар күпфункцияле үзәкләрдә, мәдәният йортларында, район хакимияте биналарында, сорт комплексларында урнашкан. Өченче ысул — электрон дәүләт хезмәтләре аша.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров