Онлайн трансляция

Свернуть

КГАСУ доценты Рәшит Шакирҗанов вафат

КГАСУ доценты Рәшит Шакирҗанов вафат

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2021, 10:55

2693

0

КГАСУ доценты Рәшит Шакирҗанов вафат
Казанда татар телендә 17 ел дәвамында бастырыла торган "Фән һәм тел" фәнни-мәгълүмати журналы баш редакторы, КГАСУ доценты, техник фәннәр кандидаты Рәшит Шакирҗанов вафат булган. Бу хакта ТР Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Мәрҗани, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллин.

Марат Лотфуллин доцентның коронавирустан үлгәнен һәм югары мәктәп өчен зур югалту булуын ассызыклап үтә.

Шакирҗанов татар теленең фәнни стилен һәм терминологиясен камилләштерү, сүзлекләр төзү белән шөгыльләнгән. Шулай ук, ВУЗ китапларын татар теленә тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнгән.

Фото: kgasu.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров