Онлайн трансляция

Свернуть

Сәрия Хәбибуллина: «Без тикшерелгән мәгълүмат җиткерәбез»

Сәрия Хәбибуллина: «Без тикшерелгән мәгълүмат җиткерәбез»

https://tnv.ru

08 Декабрь 2021, 16:40

1287

0

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе — зур милли медиахолдинг, аның яңалыклар хезмәте — республикада иң зурысы. Зәңгәр экраннардан яңалыкларны җиткерүчеләр ничек эшли — бу хакта «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең мәгълүмати һәм иҗтимагый-сәяси тапшырулар дирекциясе баш мөхәррире Сәрия Хәбибуллина сөйләде.

Сәрия Хәбибуллина: «Без тикшерелгән мәгълүмат җиткерәбез»
Мәгълүмати тапшырулар дирекциясендә 20 корреспондент эшли, оператор, монтажер, дизайнерлар һәм башка һөнәр ияләрен дә кертеп, 60тан артык кеше хезмәт куя. Әлеге зур коллектив көн дәвамында «ТНВ Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында 15 чыгарылыш әзерләп эфирга бирә. Алар барысы да туры эфирда бара. Туры эфирда эшләүнең өстенлекләре күп. Көндез булган вакыйгадан соң кичкә берәр үзгәреш була икән — аларны эфир барышында ук өстәп бирү, тамашачыга җиткерү мөмкинлеге бар.

Хәзер техник мөмкинлекләребез зур. Вакыйга урыныннан сигнал тапшыру өчен мобиль җайланмалар бар (без аларны «рюкзак» ди йөртәбез). Шундый дүрт рюкзак белән эшлибез. Корреспондентлар аларны районга алып китә, ерак юл булса, шуннан ук видеоны Казанга редакциягә җибәрә, яисә шул рюкзак аша чыгарылыш барган вакытта ук туры эфирга чыгып, мәгълүматны үзе җиткерә. Бу безнең конкурентлыгыбызны арттыра, бөтен мәгълүматны вакыйга урыныннан оператив җиткерү мөмкинлеге бирә. Берьюлы берничә урыннан туры эфир алып барган очраклар күп. Казандагы гимназиядә май аенда булган фаҗигадән соң, ТНВның яңалыклар хезмәте һәр ярты сәгать саен туры эфирга чыкты. Әле менә соңгы вакыйгаларны искә төшерсәк, Минзәләдәге һәлакәт, Чаллыдагы йорт шартлаганнан соң да соңгы яңалыкларны вакыйга урыныннан җиткердек. 

 - Ашыгыч булгач, хаталар да киткәлидер инде?..

Әйе, хаталардан беркем хали түгел. Безнең бөтен мәгълүмат берничә тапкыр тикшерелә. Хәреф хаталары, фактик хаталарның булмавы бик мөһим. Эчке контроль көчле — корреспондент, продюсер, баш мөхәррир, аннары режиссерлар карый. Безнең максат — тамашачыга тикшерелгән мәгълүмат җиткерү. Без хәзер шундый заманада яшибез: социаль челтәр, мессенджерлардан йөзләгән мәгълүмат ташкыны… Кайсы ялган, кайсы чын… Әзерлекле кеше дә адашырлык. Кайчакта имеш-мимеш дәрәҗәсендә соцчелтәрләрдән килеп ирешкән хәбәрне тикшерелгән һәм ышанычлы мәгълүмат итеп, тамашачыга кайтарырга туры килә.

 - Шулай да, ялгыш мәгълүмат киткән вакытлар буламы соң?

Әлбәттә, саннар белән бәйле хаталар була, исемнәр дөрес язылмый. Беренче чыгарылышта ул ялгышлык китсә, икенчесенә, һичшксез, төзәтелә. 

 - Көнгә әллә ничә җиргә чыгып китеп, операторлар, камералар җитешмәгән чаклар буламы?

Андый проблема туганы юк. Безнең көн саен 10 төшерү төркеме бар, ул редакциянең зур ресурсы. Хәзер мәгълүмат ташкыны зур бит. Кичкә планлаштырган — иртә беләнгә, иртән планлаштырганы кичкә ярамаска мөмкин… Кайвакыт төшерү графигын тулысынча үзгәртеп бетерергә туры килә. Ул вакытта алдан билгеләнгән группаларны башка җиргә күчерәсең. Әһәмиятлерәк темаларга өстенлек бирелә.


 - Телевизион журналистка нинди сыйфатлар хас? Гомумән, телевидениедә эшләү стрессмы ул, адреналинмы?

Минемчә, телевидение — ул, гомумән, тормыш рәвеше. Тормышта бит стресс та, адреналин да бар. Бер көн эчендә журналист стрессын да, адреналинын да кичерергә мөмкин. Рәхәтләнеп, илһамланып эшләгәндә, ул адреналин белән эшли, ә стрессы инде сюжетны эфирга өлгерткәндә барлыкка килә. Беләсезме, кайчак секундлар хәл итә. Безнең максат — сюжетны эфирга өлгертү, аны тулы итеп, лаеклы сыйфатта чыгару. Әгәр ул сюжет эфирга өлгерми икән, аны эшләп торуның нигә кирәге бар?!

 - Өлгермәгән чаклар да буладыр?

Була. Шушы мизгелдә эфирга әзерләнә торган материал чыгарылышның версткасы буенча үз урынына өлгерми. Ул чакта алып баручы тамашачыга «хәзер шундый репортаж әзерләнә, без аны соңрак сезгә тәкъдим итәрбез», дип кисәтеп куя. Аны чыгарылыш дәвамында бирәбез. Бүгенге журналистларга әнә шундый стресска, киеренкелеккә әзер булырга кирәк.

 - Шушы сыйфатларга журналист эшли-эшли дә ирешәдер?

Әлбәттә, алар профессиональ яктан үсә. Килгән журналист нинди була да, ярты елдан бөтенләй башка кеше — аерма сизелә. Бар нәрсә кешенең тырышлыгыннан һәм аның үзгәрешләргә әзер булу-булмавыннан тора.

 - Килгәндә үк бик әзерлекле, тел-теш тидермәс журналистлар буладыр?

Була. Алар алтын бөртегенә тиң. Менә әле генә бер егет килде. Беренче материаллыннан ук өметле.

 - Табигатьтән бирелгән сәләтме ул, әллә үзен үзе шулай чыныктырган, әзерләгәнме?

Журналистикада «информационщик» дигән төшенчә бар. Мәгълүматны күрә белү, анда яңалык табу, зур ташкыннан иң мөһимен сайлап алу. Кайбер кешенең сиземләве, мәгълүматны сайлап алуга таланты була дип уйлыйм.

  - Таланты булмаганнарны нишләтәсез?

Таланты булмаганнар таланты булганнар янында үзгәрә. Андый мисаллар бар.

 - Таланты йога башлыймы?

Әйе. Яшь журналистлар тәҗрибәлерәк хезмәттәшләренең моңарчы шул темага эшләгән сюжетларын карап өйрәнә. Кемдер таланты, кемдер тырышлыгы белән алдыра.

 - Телевидениедә озак еллар эшләп, эшен алмаштырган кеше кире кайткан очраклар бармы?

Кире кайтучылар бар. Алар «безгә телевидениедәге тизлек җитми» ди. Стресс зур дип, мондагы эш күләменнән арып китәләр, башка җирдә «ял итеп» алалар да, телевидение тартып кайтара. Көн саен яңалыкларда эшләү кешене эмоциональ яктан «яндыра» һәм, башка һөнәрләр белән чагыштырганда, бу күренеш бик тиз бара. Бик күп кеше белән аралашу, баш миенең гел «кайнап» торуы, ял итәргә вакыт булмау. Монда бит еш кына шәхси тормышны да корбан итәргә туры килә.

  - Телевидениедә эшләгән журналист газета, радиода эшли аламы?

Эшли ала. Рәхәтләнеп. Тынычрак тормышта. Тик аңа еш кына ТВдагы адреналин җитмәячәк.

 - Ә киресенчә?

Үз күзәтүемнән чыгып әйтәм: басма матбугатта эшләгән журналистны телевидениегә күчерү кыенрак. Аның үз язу стиле формалашкан була. Чагыштырып карасак, хәтта студентны телевидениегә кертеп җибәрү җиңелрәк. Чөнки газетага язу стиле башка төрле, ә телевидениедә ярты мәгълүматны картинка җиткерә.

Автор: Гөлнар Гарифуллина

Фото: Владимир Василев

Тулырак: intertat.tata


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров