Онлайн трансляция

Свернуть

Быел Габдулла Тукай премиясенә 19 шәхес дәгъва кыла

Быел Габдулла Тукай премиясенә 19 шәхес дәгъва кыла

https://tnv.ru

01 Апрель 2022, 13:03

2016

0

26 апрельдә яңа лауреатларның исемнәре билгеле булачак.

Быел Габдулла Тукай премиясенә 19 шәхес дәгъва кыла
Кичә башкалада Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә дәгъвә кылучылар белән очрашу узды. Ул традиция буенча Тукай әдәби музеенда үткәрелде.

Быел исемлектә - 19 кандидат. Бу башка еллар белән чагыштырганда күбрәк. Һәрберсе милләткә, татар дөньясына керткән өлеше, югары хезмәтләре өчен бәяләнәчәк. Хәзер Тукай премиясе лауреаты исемен 237 шәхес йөртә. 26 апрель яңа лауреатларның исемнәре билгеле булачак.

Әсәрләр, шигырьләр иҗат итүчеләр белән беррәттән архитекторлар да катнаша. Мәсәлән, Түбән Камадан Фирдәвес Ханов бу премиягә инде икенче мәртәбә дәгъвә кыла. Шәһәрләрендәге Җәмигъ, Нур мәчетләре, Тукай паркы проектларын төзегәне өчен быел да хезмәтенә югары бәя биргәннәр


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров