https://tnv.ru
14 Май 2022, 20:35
1924
1
Совет һәм Россия эстрада җырчысы, актер, композитор, продюсер, кинорежиссер, җыр театрының сәнгать җитәкчесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимов вафат! Бу хакта Mash Iptash телеграм каналы хәбәр итә.
РСФСРның халык артисты 75нче яшендә вафат булды. Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львовта хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Гаиләсе белән Казанга күчкәч, консерваторияне тәмамлый, үзенең иҗади юлын опера һәм балет академия театры сәхнәсендә башлый.
Ринат Ибраһимов соңгы елларда Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итте.
Гаиләсенә һәм якыннарына сабырлык телибез. Урының җәннәттә булсын, татар халкының бөек улы!
Фото: Википедия

Бүлешергә
Комментарии 1
Ибрагимова Сумбуля Миннегалиевна
16.05.2022 22:15#comment252921