Онлайн трансляция

Свернуть

Ренат Ибраһимов гомеренең соңгы көнендә дә, үләренә берничә сәгать кала да сәхнәдә була

Ренат Ибраһимов гомеренең соңгы көнендә дә, үләренә берничә сәгать кала да сәхнәдә була

https://tnv.ru

17 Май 2022, 15:11

421

0

Муса Җәлил шигыренә язылган "Юллар" балладасын кабатлый. Анда "Җитәр инде озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез" дигән юллар бар.

Ренат Ибраһимов гомеренең соңгы көнендә дә, үләренә берничә сәгать кала да сәхнәдә була
Татарның бөек улы, Совет һәм Россия эстрада җырчысы, актер, композитор, продюсер, кинорежиссер, җыр театрының сәнгать җитәкчесе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Ренат Ибраһимовның якты истәлегенә «Татарстан хәбәрләре» сюжетын тәкъдим итәбез.

Танылган артист гомеренең соңгы көнендә дә, үләренә берничә сәгать кала да сәхнәдә була. Муса Җәлил шигыренә язылган «Юллар» балладасын кабатлый. Анда «Җитәр инде озак кунак булдым, Хәзер кире өйгә илтегез» дигән юллар бар. Ренат Ибраһимов белән Мәскәүнең Җәмигь мәчетендә хушлаштылар.

Таң белән бергә уяна торган була, биш вакыт намазын калдырмый. Үзен кинода сынап карый, тапшыруларда яратып катнаша, китаплар яза. Хатирәләр тупланган китабын да Казанда тәкъдим иткән иде. Төрле чараларга башкалага килгән вакытта аның чыгышлары, интервьюлары архивларда саклана. Гади, ихлас булуы белән үзенә җәлеп итә иде. Ялындырып тормый, шунда ук хисләре белән уртаклашып, җырлап та җибәрә иде.

Ренат Ибраһимов 5 телдә җырлаган. Репертуарында йөзләгән халык җырлары, эстрада һәм опера әсәрләре, романс, арияләр. Төрле чараларга башкалага килгән вакытта аның чыгышлары, интервьюлары архивларда саклана. Гади, ихлас булуы белән үзенә җәлеп итә иде. Ни генә башкарса да, күңелгә үтеп керә ала.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров