Онлайн трансляция

Свернуть

"Себер Сабан туе" кайда узачагы билгеле

"Себер Сабан туе" кайда узачагы билгеле

https://tnv.ru

25 Май 2022, 15:31

1040

0

"Себер Сабан туе" кайда узачагы билгеле
Быел «Себер Сабан туе» Новосибирск өлкәсендә узачак. Биредә Татарстанның Буа районыннан кунаклар килүе көтелә. Алар зур концерт программасы әзерләгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

5 июньгә билгеләнгән «Себер Сабан туе"ның программасы милли киемнәрдән мәйдан буйлап узу, иҗади бию прологы, капчык сугышы, татар-башкорт көрәше, армрестлинг һәм гер күтәрү ярышлары, һөнәрчелек һәм аш-су буенча мастер-класслар, «Сабан туе гүзәле-2022» бәйгесе, Себер төбәге һәм Новосибирск өлкәсе шәһәрләре, Татарстан Республикасыннан килгән коллективлар башкаруында җыр-биюләрне үз эченә ала.

Моннан тыш, балалар анимация мәйданчыгы, фотозона һәм ярминкә-сату оештырылачак, шулай ук кызыклы кешеләр белән аралашырга һәм кайнар пылаудан авыз итәргә мөмкин, дип яза «Татар-информ».

Бәйрәмне Новосибирск өлкәсе Мәдәният министрлыгы, Новосибирск шәһәре мэриясе, Новосибирск өлкә татар мәдәнияте үзәге, Новосибирск өлкә төбәк татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстанның Буа муниципаль районы хакимияте, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе, «Березовая роща» мәдәният һәм ял паркы администрациясе, Г. Заволокин исемендәге милли мәдәниятләр йорты оештыра.

Фото: kzn.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров