Онлайн трансляция

Свернуть

Журналист Гафиулла Газиз вафат

Журналист Гафиулла Газиз вафат

https://tnv.ru

26 Май 2022, 10:06

1451

0

Журналист Гафиулла Газиз вафат
Татарстанда журналист Гафиулла Газиз вафат. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына аның тормыш иптәше Наилә ханым Газизова хәбәр иткән.

«Без соңгы елларда иремнең туган авылы Балтач районы Югары Субаш авылында яшәдек. Гафиулла бер тапкыр инфаркт кичергән иде инде. Гел әйбәт кенә йөргән җирдән икенче тапкыр йөрәге эләктереп алды. Кичә ашыгыч ярдәм белән Казанга алып киттеләр. Хастаханәдә, операция өстәлендә вафат булды», — дигән ул.

Гафиулла Газиз Казан дәүләт университетының журналистика бүлегенә читтән торып укырга керә. 1989 ел ахырында аны КАМАЗның партия комитетына чакырып алалар. КАМАЗ радиосына татар телендә тапшырулар алып баручы һәм мөхәррир кирәк була. Ул милли күтәрелеш елларында туган тел, азатлык, халык язмышы турындагы тапшырулары белән эшчеләргә рух өсти.

1992 елда аны чыбыклы шәһәр радиосына эшкә дәшәләр. Ул шәһәр радиосында хезмәт куя башлый. Шәһәр телерадиокомпаниясе генераль директоры Рахман Шәфигуллин аны радио буенча үзенең урынбасары итеп билгели.

Гафиулла Газиз «Шәһри Чаллы» һәм «Туганайлар» газеталарында да хәбәрче була. Тормыш иптәше Наилә белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Гафиулла Газизне бүген туган авылы зиратына җирләячәкләр.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз!

Фото: социаль челтәрләрдән алынды

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров