https://tnv.ru
11 Август 2022, 12:36
641
0

Безнең телеканалның Яшел Үзән районына кунакка чакырдылар. Биредә яшәүче Әминә Гыйльмановага 106 яшь тулды. Бу зур вакыйгага Яшел Үзән администрациясе дә килде.
Әминә Гыйльманова Олы Шырдан авылында 10 бала тәрбияләнгән гаиләдә туа. Мәктәптә укымый диярлек,чөнки гаиләгә ярдәм итү өчен эшләргә кирәк була. 1930-1947 елларда колхозда сыер савучы, урман посадкаларында, аннан соң Казан тимер юлында йөк төяүче булып эшли. Ә соңрак, 21 ел дәвамында — 1953 елдан 1973 елга кадәр, Яшел Үзәннең Серго исемендәге заводының химия җитештерү цехында эшләп, аннан лаеклы ялга чыга.
«Бер химия белән эшләп, бер тапкыр да авырып карамадым», ди Әминә апа. Тулырак ТНВ репортажында.

Бүлешергә
Комментарии 0