https://tnv.ru
25 Август 2022, 12:48
460
0
ТНВ каналында чыгучы "Татарлар" тапшыруы алып баручысы Инсаф Абдулла фикеренчә, ватанпәрвәрлек, каһарманлык хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.
«Татар кайда гына яшәсә дә, Муса Җәлилне һәм җәлилчеләрне белә. Аларның каһарманлыгы мәңгелек. Ватанпәрвәрлек, каһарманлык хисләрен җәлилчеләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк. Муса Җәлилнең һәр шигыре ил, милләт турында. Берсендә дә совет властен мактамаган, Ленинга да дан җырламаган. Ул милләт һәм ил турында язган», – дип җиткерә Инсаф Абдулла сүзләрен "Татар-информ" агентлыгы.
Бүген Казанда Муса Җәлил музей-фатирында Җәлилне һәм җәлилчеләрне искә алу кичәсе узды.
Фото: "Татар-информ"

Бүлешергә
Комментарии 0