Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда Республика КВН жюри рәисе Георгий Гатауллин вафат булды

Татарстанда Республика КВН жюри рәисе Георгий Гатауллин вафат булды

https://tnv.ru

23 Сентябрь 2022, 10:48

1324

0

Татарстанда Республика КВН жюри рәисе Георгий Гатауллин вафат булды
22 сентябрьдә Татарстанда республика шаяннар һәм тапкырлар клубының алыштыргысыз жюри рәисе Георгий Гатауллин вафат булды. Бу хакта ТР КВН матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Бүген, 22 сентябрьдә, жюри рәисе, Татарстан Республикасының Шаяннар һәм тапкырлар Клубының зур дусты – Гатауллин Георгий Шамгунович вафат булды. Ул республикабызда КВН үстерүгә зур өлеш керткән һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер киң күңелле кеше иде. Клуб әгъзалары Георгий Гатауллин гаиләсе һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. «Бу бөек кеше, мөгаллим безнең йөрәкләрдә һәм ул тәрбияләгән бик күп башка «квнчылар» күңелендә сакланыр. Аның белән таныш булу үзе бер дәрәҗә", – диелә хәбәрдә.

Фото: vk.com/kvnrt

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров