https://tnv.ru
07 Октябрь 2022, 13:00
69
0

Кичә Минтимер Шәймиев республика Милли китапханәсенә шәхси фондыннан 4 мең китап тапшырды. Араларында коръән, илебез тарихы, төрле биографияләр дә бар. Дәүләт Киңәшчәсе аларны 30 ел буе туплаган.
Хәзер алар белән китапханәгә килгән һәркем таныша ала. Бу кыйммәтле ядкәрләрне тантаналы төстә китаплар фондын саклауга багышланган халыкара конференция вакытында тапшырдылар. Аның барышында борынгы китапларны реставрацияләү һәм бу эшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү хакында да фикер алыштылар.

Бүлешергә
Комментарии 0