Онлайн трансляция

Свернуть

Әдәбият галиме, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов вафат

Әдәбият галиме, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов вафат

https://tnv.ru

19 Октябрь 2022, 17:24

591

0

Әдәбият галиме, шагыйрь Нурмөхәммәт Хисамов вафат
Озакка сузылган авырудан соң әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Хисамов вафат булды. Бу хакта Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, Ходай якыннарына сабырлык бирсен", - диелә хәбәрдә.

Хушлашу вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк.

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002.2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора. Н.Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фото: ТР Язучылар берлеге

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров