Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген КФУда бушлай татар теле курслары башлана

Бүген КФУда бушлай татар теле курслары башлана

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2022, 10:13

161

0

Бүген КФУда бушлай татар теле курслары башлана
Бүген Казан федераль университетында бушлай татар теле курслары башлана. Тыңлаучылар ай дәвамында татар теле нигезләренә өйрәнәчәк, халыкның мәдәнияте белән дә танышачак.

Курсларга 100 дән артык кеше язылган. Бүген КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында (Татарстан ур., 2) 18:00 сәгатьтә кереш дәрес планлаштырылган. Оештыручылар курсларга 20 ноябрьгә кадәр кушылырга мөмкин дип хәбәр итә. Моның өчен сылтама буенча онлайн теркәлү үтәргә кирәк.

Тыңлаучылар телне белү дәрәҗәсенә карап төркемнәргә бүленәчәк: яңа өйрәнә башлаучылар һәм өйрәнүне дәвам итүчеләр. Һәр төркемдә 15 ләп кеше белем алачак.

Быел татар теле курслары интенсив форматында узачак – дәресләр атнага өч тапкыр, 17:30 дан 20:40 ка кадәр планлаштырылган. Программа 72 сәгатькә исәпләнгән. Дәресләр 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Укыту программасына мәдәни компонент та кертелгән. Курсларны тыңлаучылар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында үткәрелә торган милли тематикага багышланган чараларга, аерым алганда, театр постановкаларына килә алачак, дип хәбәр ителә КФУ сайтында.

Уку ахырында тыңлаучылар тест тапшырачак. Программаны уңышлы үзләштергәннәр КФУда курсларны тәмамлау турында сертификат алачаклар. Тулырак мәгълүмат алу өчен +7(843)293-94-52 телефон номеры буенча шалтыратырга яки cdppo@mail.ru электрон адресына язарга мөмкин.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров