Онлайн трансляция

Свернуть

Рөстәм Нәбиев Көньяк Американың иң югары ноктасына менгән

Рөстәм Нәбиев Көньяк Американың иң югары ноктасына менгән

https://tnv.ru

25 Январь 2023, 12:09

867

0

Рөстәм Нәбиев Көньяк Американың иң югары ноктасына менгән
Танылган блогер, җәмәгать эшлеклесе Рөстәм Нәбиев кабат тауның иң югары ноктасына менде. Рөстәмнең алтынчы тавы - Аргентина, Аконкагуа, 6961 м.

Аның инде Казбек (5033), Эльбрус (5642), Килиманджаро (5895) һәм Манаслу (8163) югары нокталарына да менгәне бар. Рөстәм әйтүенчә, аның 25 сәгать йокламыйча, туктамыйча, ашамыйча таудан төшәргә туры килгән. Бу иң авыр сынауланың берсе булган.

Исегезгә төшерәбез, 2015 елның 12 июлендә Омск шәһәрендә казарма җимерелеп, 24 солдат һәлак була, 19 кеше яралана. Башкортстан егете Рөстәм Нәбиев ул кичтә аякларын югалта.

фото: t.me/rustamnabiev92

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров