https://tnv.ru
03 Февраль 2023, 14:53
492
0

Сталинградны азат итүдә зур өлеш керткән батырларның берсе - якташыбыз, Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин.
Аның дошман белән көрәш алымнары турында легендалар йөри. Гани Сафиуллинны "төнге һөҗүмнәр остасы" дип атыйлар. Көтелмәгәндә атакалар ясау юлы белән аның гаскәрләре фашистларны юк иткән. Ә якташыбызның төп батырлыкларының берсе - Сталинград бәрелеше вакытында ике тәҗрибәле немец генералын әсирлеккә төшерүе.
Кичә Гани Сафиуллинны туган ягы - Арча районында искә алдылар. Биредә геройның музей-йорты бар.

Бүлешергә
Комментарии 0