Онлайн трансляция

Свернуть

Татар халкы горурлыгы - видео

Татар халкы горурлыгы - видео

https://tnv.ru

07 Март 2023, 11:00

101

0

Татар халкы горурлыгы - видео
Кичә Социалистик Хезмәт Герое исемен йөртүче ике якташыбыз - ике шәхес юбилейларын билгеләп үтте. Аларның берсе Гөлсинә Җантимерова. Ул химия сәнәгате өлкәсендә 40 ел хезмәт куйган. Аңа 80 яшь тулды.

Икенче героебыз - Советлар Союзының иң "серле татары", танылган галим-конструктор Илдус Мостюковка 95 яшь. "Свой-чужой" дип аталган иң нәтиҗәле хәрби технология - танып-белү системасын уйлап табучыларның берсе ул. Бүген аларны Рөстәм Миңнеханов социаль челтәре аша котлады. "Сезнең ил өчен куйган хезмәтегез олы хөрмәткә лаек. Безнең өчен Сез үрнәк"- дип яза ул. Илдус Мостюковны Россиянең оборона министрлыгы вәкилләре, Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Әсгат Сәфаров, КАИ җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре тәбрикләгән.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров