Онлайн трансляция

Свернуть

Советлар Союзының "иң яшерен татары", танылган галим Илдус Мостюковны соңгы юлга озаттылар

Советлар Союзының "иң яшерен татары", танылган галим Илдус Мостюковны соңгы юлга озаттылар

https://tnv.ru

09 Июль 2024, 10:36

43

0

Советлар Союзының "иң яшерен татары", танылган галим Илдус Мостюковны соңгы юлга озаттылар

Казанда Советлар Союзының "иң яшерен татары", Социалистик Хезмәт Герое, танылган галим-конструктор Илдус Мостюковны соңгы юлга озаттылар. Ул шимбә көнне 96 яшендә вафат булды.

Илдус Мостюков "Свой-чужой" дип аталган хәрби технология - ул чорның иң нәтиҗәле танып-белү системасын уйлап табучыларның берсе була. Россиянең Оборона сәнәгатен үстерүгә зур өлеш керткән шәхес. 

Аның туганнарының кайгысын уртаклашып Премьер-министр Михаил Мишустин телеграмма юллаган. Анда мондый сүзләр бар: "Илдус Мостюков, үз фикерен яклый белде, яшләр белән күп эшләде. Аның өчен намус һәрвакыт өстен булды". Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, хушлашу мәрасиме Дәүләт Советында узды. Без ул башкарган хезмәтнең никадәр әһәмиятле булуын соңгы елларда гына аңлый башладык, диде Минтимер Шәймиев.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров