Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Россия Милли матбугатының 10нчы форумы башланды

Казанда Россия Милли матбугатының 10нчы форумы башланды

https://tnv.ru

29 Август 2024, 18:40

Кичә Казанда Россия Милли матбугатының 10нчы форумы башланды. Башкалага 33 төбәктән баш мөхәррирләр, медиа өлкәсе белгечләре, телеканал җитәкчеләре җыелды.

Чечня, Мордовия, Удмуртия, Чувашия, Марий Элдан — 300 делегат килгән. Милли багланышлар, гореф-гадәтләр һәм мәдәниятне саклауда журналистларның роле хакында сөйләшәләр, проблемаларны күтәрәләр, тәҗрибә уртаклашалар.

Кичә Чечня һәм Луганск Халык Республикасыннан кунаклар безнең каналга килде. Инзилә Хөсәенова репортажы.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар