Онлайн трансляция

Свернуть

Танылган Рузил Миңнекаев актер булмаса, көрәш юлын сайлаган булыр иде

Танылган Рузил Миңнекаев актер булмаса, көрәш юлын сайлаган булыр иде

https://tnv.ru

03 Октябрь 2024, 17:43

583

0

Танылган Рузил Миңнекаев актер булмаса, көрәш юлын сайлаган булыр иде
Нурлат егете, танылган актер Рузил Миңнекәев көрәш келәмендә үскән икән бит. Бу турыда ул интернеттагы популяр тапшыруларның берсендә сөйләде. «Ватаным Татарстан» хәбәрчесе исә аның беренче тренеры белән аралашып, егетнең келәмдә ирешкән уңышлары турында сорашкан.

Рузил Миңнекәевне көрәш серләренә спорт остасы, Россия чемпионы Илфат Гыймадиев өйрәтә. Хәзер танылган актер булган Рузилнең беренче тапкыр келәмгә баскан көннәрен яхшы хәтерли ул. – Рузил миңа беренче сыйныфтан ук йөри башлады. Ул чакта алар бер төркем булып килде. Минем дә районга кайтып эшли генә башлаган чагым, – дип искә ала Илфат. – Райондагы ярышларга еш йөри идек аның белән. Призлы урыннар да алгалады. Мин аның сәләтен беренче көннәрдән үк чамаладым. Күзгә күренеп тора бит ул!

Ләкин Рузил көрәшкә нибары дүрт-биш ел чамасы гына йөреп кала. Ул актерлык юлын сайлый.

Фото: Илфат Гыймадиевның шәхси архивыннан


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров