https://tnv.ru
15 Октябрь 2024, 09:14
1875
0

Кичә мәшһүр тальянчы, җырчы, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны соңгы юлга озаттылар. Ул ялларда 73 яшендә арабыздан китеп барды. Хушлашу мәрәсиме туган ягында - Башкортстанның Шаран районында узды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыевлар якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен юллаган.
Халыкчанлыгы белән тамашачы күңелен яулаган артист турында истәлекләр киләсе репортажда.
Бүлешергә
Комментарии 0