https://tnv.ru
05 Декабрь 2024, 10:40
65
0
Гасырга тиң гомер юлы. Актаныш районы Күҗәкә авылында яшәүче Нурфика Абдуллинага 100 яшь булды. Ул - Бөек Ватан сугышы ветераны. Гомере буе кешеләр сәламәтлеген кайгырта - фельдшер булып эшләгән.
Авылдашлары, балалары хөрмәтендә гомер кичерүче ак әби ул. Ветеранны 100 яшьлек юбилее белән барлык якыннары, район җитәкчелеге тәбрик итте. Владимир Путин белән Рөстәм Миңнехановның котлавын җиткерделәр. Аларга Гөлназ Гыйниятова да кушыла.
Бүлешергә
Комментарии 0