Онлайн трансляция

Свернуть

Халыкка якын җитәкче: Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне

Халыкка якын җитәкче: Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне

https://tnv.ru

01 Март 2025, 16:00

20

0

Халыкка якын җитәкче: Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне
Бүген Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның туган көне. Аңа 68 яшь тулды. Татарстан, ил күләмендә, ислам дөньясында зур дәрәҗәгә ирешкән җитәкче котлаулар кабул итә. Гадәттәгечә ул көнне иртәдән киңәшмә үткәреп башлый.

Тулаем төбәк продукты күләме буенча Татарстан илдә 6 нчы, сәнәгатьтә җитештерү күләме буенча 4 нче , авыл хуҗалыгы продукциясе күләме буенча 4 нче, торак төзү һәм куллнылышка кертү буенча 5 нче урында. Рөстәм Миңнеханов Россиянең алдынгы төбәге белән идарә итүче җитәкче. Шшул ук вакытта дөнья буйлап сибелеп яшгән татарлар өчен дә Татарстан Мәккә булып тора. Республика рәисен милләттәшләребез якын итә - бу очрашулардагы җылы аралашу, сөйләшүләрдән үк аңлашыла. Рәис җитәкчелегендә республика ирешкәннәрен күзәтеп баралар, Татарстан өчен горурланалар. Кичә тәмамланган Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенында - без Рөстәм Миңнехановның дәрәҗәсенә таянып эш итәбез, дип белдерде милләттәшләребез. 

Шундый ул, халыкка якын җитәкче. Дөнья күләмендә танылган сәясәтче, дипломат, халык, милләт мәнфәгатьләрен кайгыртучы, ачык, ихлас лидер. Шушы сыйфатлары Рөстәм Миңнехановның эшендә төп нигез һәм уңышның сере дә.

“Адымнар” тапшыруы Рөстәм Миңнехановның цитаталарын бер урынга туплаган сюжет әзерләде. Бер өлешен сезгә дә тәкъдим итәбез, тулырак бүген “ТНВ-Татарстан “ каналында сәг.20:00да карагыз/

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар