Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда иң күренекле журналист һәм мөхәррирләрнең берсе Радик Фәрхуллин белән хушлаштылар

Казанда иң күренекле журналист һәм мөхәррирләрнең берсе Радик Фәрхуллин белән хушлаштылар

https://tnv.ru

11 Апрель 2025, 09:23

390

0

Казанда иң күренекле журналист һәм мөхәррирләрнең берсе Радик Фәрхуллин белән хушлаштылар
Кичә безнең ТНВ каналы һәм барлык медиахолдингыбыз өчен бик авыр булды. Без соңгы юлга яраткан хезмәттәшебез, рус яңалыклары продюсеры Радик Фәрхуллинны озаттык.

Ул озак вакытка сузылган авырудан соң арабыздан китеп барды. Аңа нибары 49 яшь иде. Радик - бар гомерен журналистикага багышлаган шәхес, үз эшенең чын остасы иде. Телевидениедә хезмәт юлын корреспондент буларак башлап, ТНВның Яңалыклар бүлегендә баш редактор вазыйфасына күтәрелде.

Тамашчыларыбыз аны Яңалыкларны алып баручы буларак та белә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар