https://tnv.ru
21 Апрель 2025, 15:28
331
0

Бәйрәм рухы ТНВның ишегеннән үк башланды. Генераль директор Илшат Әминев җитәкчелегендә дистәләгән хезмәткәр Рөстәм абыйны скрипка һәм баян моңнары белән каршы алды.
Бер-береңне сәламләгәннән соң бәйрәм ТНВның зур студиясенә күчте. Иң беренче котлау сүзләрен ШАЯН ТВ каналының нәни алып баручылары җиткерде. Алар юбилярга багышлап шигырьләр әзерләгән.
Рөстәм Нәбиуллин белән инде ярты гасырдан артык таныш кешеләр дә аны табышмак дип атый. Чөнки экран аша тамашачы күңеленә үтеп керә алу сәләте теләсә кемгә бирелми.
Күптән көтелгән очрашу һәм иң җылы сүзләр Рөстәм Хөснулла улының хезмәттәшләре, шулай ук легендар шәхесләр Тәүфыйк Сагыйтов һәм Эльмира Хамматовадан яңгырады. Хөрмәт белән карый иде, һәрберебезгә яхшылык теләп кала иде, үз эшен яратып эшли", - дип билгеләде алар.
Татар тәрбиясен ул гаиләсендә ала. Тумышы белән Рөстәм абый Нәбиуллин Лениногорск районы Зәй-Каратай авылыннан. "Татарлар" тапшыруы авылга барып махсус репортаж да әзерләгән. Бүген аны якташлары да килеп котлады. Барысы исеменнән дә котлау сүзләрен авыл мәктәбе директоры Ләйсә Әхмәтова җиткерде.
Рөстәм абый бүген дә сафта. "Татарлар" тапшыруында тарихи кадр дигән сәхифәне алып бара.
Фото: ТНВ
Бүлешергә
Комментарии 0