Онлайн трансляция

Свернуть

Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат

Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат

https://tnv.ru

29 Апрель 2025, 11:04

471

0

Күренекле татар шагыйре Клара Булатова вафат, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

"Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмәнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Каләмдәшебезнең урыны җәннәттә булсын", - диелә хәбәрдә.

Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында туа. Сарманның мактаулы гражданины. 

Аның шигъри теле халыкчан гыйбарәләргә, отышлы чагыштыру-метафораларга бай булуы, фикер-хисләренең ихласлыгы белән үзенә тарта. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.

Фото: tatar-inform.tatar

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар