https://tnv.ru
28 Май 2025, 10:08
61
0

29 май 18:00 сәгатьтә Татарстан Милли музее филиалы – Каюм Насыйри музеенда татар костюмнарын тәкъдим итү кичәсе була.
"Әлеге костюмнар галим Каюм Насыйри язып калдырган этнографик материалларга нигезләнеп әзерләнде. Музей кунаклары татар костюмнарын, аларның кайбер элементларын күрә алачак. Музей бакчасында чәй эчү мәйданчыгы оештырабыз. Фотозонада истәлеккә фотосурәткә төшеп булачак. Чара «Бәйрәм» ансамбленең чыгышы белән тәмамланачак, татар җырлары, биюләре тәкъдим ителәчәк. Стилист Исмаил Сафиуловтан интерактив та көтелә", – дигән "Татар-информ"га Каюм Насыйри музее мөдире Кадрия Хәлимова.
Чарага алдан теркәлү сорала.
Фото: tatar-inform.tatar, Салават Камалетдинов
Бүлешергә
Комментарии 0