https://tnv.ru
08 Август 2025, 10:10
31
0

20 августта 19:00 сәгатьтә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре кысаларында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев истәлегенә багышланган "Разил Вәлиев ядкаре" дип исемләнгән музыкаль-шигъри кичә узачак. Бу хакта Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.
Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте фонды башкалада аның истәлегенә концерт программасы тәкъдим итәчәк. Анда Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Айнур Моратов, Илдар Кыямов, Булат Гатауллин, Айгөл Зәйнуллина, Илүзә Вәлиуллова, Булат Шәрипов, Динар Шәрәфетдинов, Рөстәм Егоров катнашачак.
Казаннан чарага шулай ук Татарстан Республикасының халык шагыйре Ркаил Зәйдулла, шагыйрь һәм язучы, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех килә. Проектның продюсеры - Рифат Фәттахов.
Разил Вәлиев иҗатына нигез башкалада салына. Ул Максим Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый. Мәскәүдә аның беренче китабы чыга.
Фото: "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Бүлешергә
Комментарии 0