https://tnv.ru
08 Сентябрь 2025, 17:50
30
0

Бу дөньяда кимлегеңне белдертәләр,
Елаталар, кирәк икән көлдертәләр.
Әнә, кара: атка камыт кидергәндә,
Аның башын ничек итеп идертәләр.
Легендар Туфан ага Миңнуллин сүзләре.
Быел татарның күренекле драматургы, танылган язучы, публицист, сәясәтче һәм милләтнең бөек улы тууына 90 ел. Ул арабыздан киткәнгә дистә елдан артык вакыт үтте, ләкин Туфан абый биеклеген ала алган шәхесләр юк әле. Моны язучылар да, театр әһелләре дә таный. Бердән, заманасы үзгәрде, язучыларның тирән уйларга бирелеп утырырга вакыты аз, диләр. Икенчедән, әдипләргә Туфан агадагы халыкчанлык белән авыл җанлылык җитмәүне әйтәләр.
Бу чыннан да шулаймы, әллә аклану гынамы? Туфан Миңнуллин нинди иде? Инзилә Хөсәенова телевидение һәм Дәүләт Советы фондыннан аның иң көчле чыгышларын эзләп тапты һәм булырлармы тагын Туфаннар дигән сорауга җавап эзләде.
Бүлешергә
Комментарии 0