https://tnv.ru
26 Январь 2026, 13:33
4
0

20 гыйнварда - Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе - Минтимер Шәймиевнең туган көне иде. Аңа 89 яшь тулды. Ул - безнең чорның иң күренекле сәясәтчеләренең берсе. Рөстәм Миңнеханов үз котлавында “сезнең зирәк акылыгыз, бай тәҗрибәгез, Татарстанга мәхәббәтегез - бәхасез хәзинә”, дип белдерде. Владимир Путин шәхсән шалтыратып, аңа сәламәтлек теләгән һәм көр тавышын ишетергә шат булуын әйткән.
Минтимер Шәриповичнең исеме 3 алтын багананы чагылдыра. Республиканың үз юлын сайлап алга алып баруы, халкыбызның милли үзаңы күтәрелгән чорда - аның үсешенә этәргеч бирүе, илдә федерализм асылларын саклауга өлеш кертүе.
Без Минтимер Шәймиевне - беренче һәм халыкчан Президент, дибез. Ул һәрвакыт кешеләр арасында һәм әйткән сүзләренең канатлы гыйбарәләргә әйләнеп сөйләмгә кереп китүе - шуны раслап тора. 20нче гыйнвар - “Адымнар” тапшыруының да эфирга чыга башлаган көне иде. Ул Минтимер Шәймиевнең 60 яшенә бүләк булып дөнья күргән. Бүгенге чыгарылышта без беренче Президентның халыкчан фикерләрен, уникаль фотоларын, хәлиткеч карарларын барладык.

Бүлешергә
Комментарии 0