https://tnv.ru
26 Январь 2026, 14:20
16
0

Киләсе материалыбыз - татар халкының тарихы һәм әдәбиятына бәйле зур ачыш турында. Галимнәр Кол Шәрифнең моңарчы билгеле булмаган шигырен тапкан. Ике юллыклардан торган газәлен. Бу вакыйганы, мәсәлән, Сервантес яки Макиавеллиның моңа кадәр ачыкланмаган әсәрен табуга тиңләп булыр иде. Яки Алишер Навои шигырьләрен. Алар барысы якынча бер чорда 16нчы гасырда яшәгән күренекле шәхесләр. Татар шагыйренең газәленә Ташкенттагы архивта юлыгалар.
Кол Шәриф - Мөхәммәд Пәйгамбәр нәселенең дәвамчысы дип санала. Казан ханлыгында дәүләт эшлеклесе, имам дәрәҗәсендә булган. Беренче чиратта ул - безнең өчен милли каһарманыбыз, ватанпәрвәрлек үрнәге. Тормышында милләтебезнең катлаулы язмышы чагыла. Кызганыч, мирасының зур өлеше сакланмаган. Булганнары дөнья буйлап таралган. Үзбәкстанда табылган газәл ни турында? Кол Шәриф икеъюллыклар аша нәрсә җиткерергә теләгән? Люция Нотфуллина репортажы.

Бүлешергә
Комментарии 0