Казан үзәгендә РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачылды
https://tnv.ru
22 Октябрь 2026, 12:29

Казан үзәгендә РСФСРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Госман Җиһаншинга мемориаль такта ачылды. Аны ул яшәгән йорт диварына урнаштырдылар.
Быел аның тууына 100 ел. Госман Җиһаншин авыл хуҗалыгы министрлыгын 12 ел җитәкли, яңа реформалар кертә, җирнең уңдырышлылыгын арттыру өчен заманча алымнар куллана. Бүген аны искә алырга балалары, туганнары, хезмәттәшләре һәм республика җитәкчелеге җыелган иде.
Рөстәм Миңнеханов ул эшләгән чорларда авыл хуҗалыгында күп кенә уңай үзгәрешләр булуын билгеләп узды. "Хезмәтен хәтерлибез, аны онытмыйбыз" - ди ул. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0