https://tnv.ru
22 Май 2020, 18:04
389
0
ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга 73 яшь тулды.
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе коллективы Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшинны туган көне белән тәбрик итә һәм сәламәтлек, озын гомер, куйган максатларның ирешүен теләп кала.
Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәттә туган. Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Әлмәт шәһәренең газобензин заводында токарь булып, «Альметьевбурнефть»трестының автотранспорт конторасы шоферы булып башлый. 1966-1968 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1968-1970 елларда «Әлмәтнефть»нефть промыселы идарәсе слесаре булып эшли. 1972 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын тәмамлый. 1979 елда Уфа нефть институтын тәмамлый. 1990-1991 елларда Татарстан ССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары була. 1991 елдан Татарстан ССР Югары Советы Рәисе, 1995-1998 елларда Татарстан Республикасы премьер-министры була. Әлмәт шәһәренең хоккей федерациясе рәисе, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты, «Ак Барс»хоккей клубы президенты. 2007 елдан — Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы Рәисе. 1998 елдан ТР Дәүләт Советы рәисе булып тора.

Бүлешергә
Комментарии 0