Онлайн трансляция

Свернуть

Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты аерым институт буларак яшәүдән туктамый

Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты аерым институт буларак яшәүдән туктамый

https://tnv.ru

08 Июнь 2020, 11:49

631

0

Бу атнада соңгы 10 көндә татар җәмәгатьчелеген шактый борчылырга мәҗбүр иткән мәсьәләнең уңай чишеләчәге билгеле булды. Тарих институты аерым институт буларак яшәүдән туктамый. Аның яңача эш алымнарын гына эзлиләр. 27нче майда ачылган бу проблема ул көнне ТАССР оешу турындагы Декретның 100 еллыгын да икенче планга күчергән иде. Татарлар юбилейга сөенәсе урынга борчулы мәсьәлә турында фикер алышуга кучте.

Ш. Мәрҗәни исемендәге Тарих институты аерым институт буларак яшәүдән туктамый
Милләт өчен - бу фәнни оешма гади оешма гына тугел. Ул бай тарихыбызны барлаучы, милләттәшләребезгә җиткерүче дә. Шушы хәлләрдән соң, хәзер алда яңа сорау тора - Институтның яңача үсеш юллары, эш алымнарын нинди булырга тиеш? Без тарихчылар белән аралаштык.

Институт тирәсендәге ыгы-зыгы бу атнада сүрелә башлады. Әмма алган сабак фәнни оешманың язмышы турында уйланырга мәҗбүр итте. Ә бу вакыйга үзе бөтен татар җәмәгатьчелеген туплады.

Рафаэль ХӘКИМОВ, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарихчы:
- Бөтенесенә бик зур рәхмәт, безне болай ук якларлар дип көтмәгән идем. Бөтенесе күтәрелде бит, кем генә шалтыратмады, беркем битараф калмады...

Татарстанның тарих фәне "бренды" ябылу ихтималы турындагы хәбәр күпләрне борчыга салды. Аны яклап петициягә 2000гә якын кеше кул куйган.

Рәшит СЮНЯЕВ, Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты галиме, академик:

- Россия һәм СНГ илләренә таралган татарлар өчен Мәрҗани исемендәге институт, Казан федераль университеты, Казанның башка гуманитар институтлары чыгарган китаплар, Татарстанның Фәннәр Академиясе булуы горурлык билгесе һәм Россиядә сан ягыннан икенче урын алып торган халыкның тарихы һәм бүгенгесе турында мәгълүмат чыганагы булып тора.

Марк КРАМАРОВСКИЙ, тарих фәннәре докторы, Дәүләт Эрмитажының өлкән фәнни хезмәткәре (Санкт -Петербург):

- Мәрҗани исемендәге институтның Алтын Урда Чорына багышланган хезмәтләрен аерым билгеләп үтәсем килә. Мәскәүдәге Фәннәр Академиясендә әлеге юнәлеш әллә ни көчле дип әйтә алмыйм. Шуңа да бу яктан караганда, сездәге тарих институты ил күләмендә әйдәп баручы институтларның берсе.

24 ел эшләгән институның төп казанышлары дип, Россия, дөнья тарихчылары нәрсәләрне атый соң? Күпчелек соңгы елларда чыккан җиде томлык «Татар тарихы» -инглиз теленә тәрҗемәсе дә бар-, «Золотоордынское Обозрение» һәм «Историческая этнология» журналларын атый.

Вадим ТРЕПАВЛОВ - тарихчы, профессор, Россия фәннәр Академиясенең баш фәнни хезмәткәре:

- Алтын Урда чорын өйрәнү буенча институт халыкара дәрәҗәгә чыкты. Аны яклап, төрле илләрдән дистәләгән галим күтәрелүе шул хакта сөйли. Институтта квалификацияле кадрлар хезмәт куя. Хәзер инде аларга Институтның башка бүлекчәләрен дә шушы Алтын Урда чоры дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Әлбәттә, дөнья күләмендә әйдәп баручы учреждение булыр өчен, аспирантура, диссертация советын торгызу шарт.

Институтны яклап сүз әйтүчеләр арасында Америка татары. Висконсин-Мадиссон университеты профессоры, тюрколог Юлай Шамилугълы да бар.

Юлай ШАМИЛУГЪЛЫ, Висконсин-Мадиссон һәм Назарбаев университетлары профессоры:

- Мәрҗани исеме кергән институтны юк итү, бу хыянәт....институтның көчле бер директоры булырга тиеш, гыйльми совет көчле булырга тиеш. Мин аның фәннәр академиясеннән тыш булуы белән килешмим, ул фәннәр академиясе эчендә булырга тиеш.

Тулырак "Адымнар" тапшыруы сюжетында


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров