Онлайн трансляция

Свернуть

Әлфия Авзалованы искә алу көне ничек үтте? Видео

Әлфия Авзалованы искә алу көне ничек үтте? Видео

https://tnv.ru

16 Июнь 2020, 12:08

544

0

15нче июнь - татар халкының моңлы сандугачы, Әлфия Авзалованы искә алу көне. Вафат булганына 3 ел. Бүген аның кабере янына, яңа татар зиратына, мәшһүр җырчыны искә алырга, рухына дога кылырга дип хезмәттәшләре, дуслары җыелды.

Әлфия Авзалованы искә алу көне ничек үтте? Видео
Әлфия Авзалованың кызлары әниләре кабере янына иртәдән килә. Бергәләшеп якты хатирәләре белән уртаклаша, җырларын җырлыйлар. Әнинең бар васыятен дә үтәдек диләр. Кабер ташын да Әлфия Авзалова кушканча эшләтәләр.

Зөлфия НИГЪМӘТҖАНОВА-АВЗАЛОВА, Әлфия Авзалованың кызы:
- Ул әйтә иде. Менә шулай күмегез мине. Ерактан күренеп торсын дип.

Әлфия Авзалованың бакый дөньяга күчкәненә дә инде 3 ел вакыт узган. Аны безнең арабызда юк дип әйтү дөрес тә булмас, чөнки Әлфия апа җырларында һәм халык күңелендә яши. Бүген аны искә алырга якыннары җыелды. Сагыналар...

Җәвит ШАКИРОВ, Татарстанның халык артисты:
- Миңа Әлфия апаның юбилейларын алып барырга туры килде. Ул шундый җиңел уза торган иде. Үзе шундый булгангамы. Сагынабыз.

Васыйл ВАХИТОВ, Актаныш якташлар җәмгыяте рәисе:
- Без кечкенә вакытта авылга Алфия Авзалова килә дисәләр, кеше сабантуйдан да артык җыела иде. Сыймаганнар тәрәзәне алып куеп карый иде.

Фердинанд СӘЛАХОВ, Татарстанның халык артисты:
- Ул феномен. Аны өйрәнергә кирәк.

Искә алу көненә килүчеләр мәшһүр җырчы белән бүген күзгә-күз карашып аралашкандай булдык диләр. Һәркем үз хатирәләрен яңартты. Бу матур гадәтне ел саен үткәрергә сүз куешалар. Соңыннан бергәләшеп Әлфия Авзалова рухына дога кылдылар.

Чулпан Касыймова, Рәмзил Гарипов Яңа гасыр каналы.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров