Онлайн трансляция

Свернуть

Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озату

Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озату

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2020, 13:18

360

0

Башкалада халкыбыз яраткан җырчысын, Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озатты. Ул 71 яшендә мәңгелеккә арабыздан китеп барды. Татар Дәүләт Филормониясендә узган хушлашу мәрасименә меңләгән тамашачы җыелды. Шушы залда ук Хәмдүнә Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме бирелде. Сәхнәдәшләре, замандашлары, тамашачысы күңелендә Хәмдүнә апа ничек хәтердә калыр - әйдәгез, аның белән бәйле истәлекләрне барладык.  

Хәмдүнә Тимергалиеваны соңгы юлга озату
Яраткан җырчысын соңгы юлга озатырга да тамашачылар зал тутырып килгән. Залга сыймаганнар хушлашу сүзләрен фоедан тыңлый.

Васыйл ШӘЙХРАЗИЕВ, Татарстан Премьер-министры урынбасары:
- Хәмдүнә апаның вакытсыз китүе бу татар халкы өчен безнең өчен зур югалту. Горурландык горурланачакбыз да!

Хәмдүнә Тимергалиева Башкорстаннан килеп Татар Дәүләт филормониясендә эшли башлый. Ул чактагы Хәмдүнәне хезмәттәләре бүген дә хәтерли.

Эмиль ҖӘЛӘЛИЕВ:
- Минем группада эшли башлады. Халык аны яратты.

Илсаф, Татарстанның халык артисты:
- Үзенә генә хас тавышы белән колорит белән сәхнәдә үзенә хас тотышы белән аеруча кабатланмас җырчы булды.

Илназ БАҺ, Татарстанның атказанган артисты:
- Хәмдүнә апа бик җиңел кеше ул үзе. Халык җырларын оста башкаруы, көчле, моңлы тавышы, ихласлыгы белән яраттыра. Туган ягы Башкорстанны да онытмый. Аның репетуарында башкорт халык җырлары да күп. Быелның февралендә аңа Башкортстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирү турында документка кул куелган була. Исән чакта бүләкләргә өлгерми калалар, медальне бүген вафатыннан соң тапшырдылар.

Ранис АЛТЫНБАЕВ, Башкортстанның мәдәният министры урынбасары:
- Халык артисты дигән исемне Хәмдүнә апага бирә алмадык, әмма ләкин без аны бүген алып килдек.

Венера ГАНИЕВА, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты:
- Бик күптәннән бирергә кирәк иде 20 еллап лаеклы, вакытында артистларның иҗатын күрергә кирәк, обидно дип әйтәм үзе белмиче калды.

Хәмдүнә апа үзе дә җырлый, талантлы яшьләргә танылырга булыша. Ярдәме өчен алар җырчыга рәхмәтле.

Фердинант ФӘТХИ, Татарстанның халык артисты:
- Энекәш диде тавышың халыкчан әлбәттә, бик авырлыклар аша килерсең диде.

Татар җыр сәнгатен илебездә генә түгел, халыкара күләмдә таныта. Үзенә генә хас башкару осталыгы, кыюлыгы, җор теллелеге аны халыкның яраткан җырчысы итте.

Хәмдүнә Тимергалиеваны Казанның Курган зиратында җирләделәр.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров