Онлайн трансляция

Свернуть

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов вафат

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов вафат

https://tnv.ru

24 Сентябрь 2020, 14:53

434

0

Танылган татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов бүген 85нче яшендә вафат булды.

Күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов вафат
Танылган татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов бүген 85нче яшендә вафат булды. Бу хакта Татарстан Язучылар берлегендә хәбәр иттеләр.

Шагыйрьне Татарстанның Буа районы Яңа Чәчкап авылында җирләячәкләр. Хушлашу тантанасы иртәгә Әмирхан проспекты, 45 адресы буенча узачак. Чара 10:00 сәгатьтә башлана.
Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә.
1961 — 1968 елларда Казан телевидение студиясендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1968 — 1974 елларда Татарстан радиосында башта — әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли.
1974–1988 еллар арасында ул — «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы директоры хезмәтендә. 1989–1992 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифаларын башкара.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров