Онлайн трансляция

Свернуть

Тел комиссиясе

https://tnv.ru

07 Октябрь 2020, 16:26

302

0

Казан белән Чаллыны татарча сөйләшергә өйрәтү, татар телен интернетта яңарту, әдәбият белән мәдәният өлкәсендә дистәгә якын өр-яңа конкурс. Бу мәсьәләләр бүген Дәүләт Советында узган  Татарстан президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия утырышының көн кадагына чыгарылган иде. Монда татар теле дәреслекләре проблемасы да күтәрелде.

Тел комиссиясе
Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау буенча комиссиянең икенче утырышы бу. Залда 35 кеше - татар зыялылыры, мөхәррирләр, депутатлар, оешма башлыклары. Комиссия татарлар күпләп яшәгән районнар эшчәнлеге белән танышкан. Бүген нәтиҗәсен җиткерделәр. Кайберләрендә татар телендәге чаралар тиеш булганга гына уздырылуын ачыклыйлар. Хәзер комиссиянең бер әгъзасы бер районга җаваплы итеп билгеләнәчәк.

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе:
- «Вы должны ездить в закрепленные районы и претворять там свои идеи в жизнь. Должна быть связь с муниципалитетами. Мы уже говорили с главами районов о перспективах развития татарского языка на местах. В некоторых районах нас ждали для решения этой проблемы. Вам нужно обратить внимание на обучение и воспитание на татарском языке, на проведение мероприятий».

Комиссия җитәкчесе залда утыручыларны туган телне саклау мәсәләләрендә активрак һәм таләпчәнрәк булырга чакырды.

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе:
«Работа, связанная с языком, - это не выполнение госзаказа, вы должны работать от всего сердца. Ищите методы, дерзайте.В районах мы еще можем какими-то методами решить проблему, но в Казани и Набережных Челнах, если что-то не сделать, то не будет будущего у родного языка».

Комиссия республика министрларының туган телдә аралашуын, чыгыш ясау-ясамавын да анализлаган. Белеп тә, кулланмаулары ачыклана.

Марат ӘХМӘТОВ, Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия рәисе:
- Буген комиссия вәкилләре тукталган тагын бер мөһим тема - татарча дәреслекләр. Аларны федераль исемлеккә кертү буенча эш бара, тәрҗемә ителгәннәр, экспертиза уздырыла.

Лилия ӘХМӘТҖАНОВА, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе:
- Министрлар кабинеты боерыгы белән татар телен өйрәнү өчен укыту методик базаны яңарту өчен министрлыкка 16 миллион сум акча бирелде.

Телне өйрәнүгә мөмкинлек, куллану өчен мохит, кызыксындыру чаралары да кирәк. Туган телдә белем бирүче балалар бакчалары арасында республика күләм ярыш игълан ителде. "Милли мультфест" балалар кинофестивале уздырылачак. Нәфис сүз осталары арасында «TATAR сүзе» конкурсы башлана. Иң яхшы повесть, хикәя, шигырь поэма, романга әдәби бәйге оештырылачак.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире:
- Әсәрләргә бәя бирү белән генә чикләнмиче китапта матбугатта чыгаруны күздә тота.

Татарча балалар җырларын популярлаштыру, яңа җырларга баетуны максат итеп Шаян ТВ каналы "Балачак җыры" бәйгесе игълан иткән иде. 46 җыр кабул ителә.

Илшат ӘМИНЕВ, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры:
- Махсус балалар өчен язылган татар җырлары бик кирәк балалар ана телендә җыр җырлап, ишетеп үсәргә тиеш.

Интернет челтәрендә татар контенты булдыру - көнүзәк мәсәлә. Бу өлкәне белгечләр тикшергән, википедиягә кергән татар материаллары эчтәлеге буенча, башкорт, мари, удмуртчадан шактый өстен булса да, рус, чечен, әзербәйчаннардан калыша. Һәр кеше аны тулыландыра ала.

Фәрхәд ФӘТХУЛЛИН, Википедия ру җәмгыяте вәкиле:
- Һәрбер википедия ул һәр кеше яза алган энөиклопедия, исем фамилиягезне кертәсез. кызыл төстә җавап бирә, бернинди заказ беркемгә кирәкми.

Фикерләр төрле, проектлар күп. Ләкин шунысы билгеле: бу залда сөйләшенгәннәр һәр кеше үзеннән башлаган очракта гына нәтиҗәле була.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров