Онлайн трансляция

Свернуть

Каз өмәсе йоласын ничек үткәрәләр?

Каз өмәсе йоласын ничек үткәрәләр?

https://tnv.ru

10 Ноябрь 2020, 15:08

296

0

Каз канаты каурый-каурый, хатлар язарга ярый. Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә Каз өмәсе йоласын үткәрделәр.

Каз өмәсе йоласын ничек үткәрәләр?
Каз эшкәртәләр, җырлыйлар-бииләр, гореф-гадәтләрне күрсәтәләр. Казан халкы гына түгел, туристлар да туктап-туктап карап торды, кайберләре үзләре дә өмәгә кушылды.

Иске татар бистәсе бүген каз өмәсен үткәргән авыл йорты ишегалдын хәтерләтте. Йортка яшьләр җыела, уен-көлке, такмаклар аралаш каз эшкәртүгә әзерләнәләр. Элек-электән бу йолага бөтен авыл белән бергә тотынганнар. Мамыгын - мендәргә, итен кышка каклыйлар. Каз өмәсе җыр-биюсез узмый. Бүген бәйрәмгә казанлылар да кушылды.

Рецепты белән уртаклаштылар, тамашачыларны да сыйладылар. Бәйрәм кунаклары шулай ук каз каклау тәртибе белән танышты.

Сергей ИВАНОВ, Татарстанның туризм буенча дәүләт комитеты рәисе:
- Каклаган каз - ул Татарстан аш-су осталыгының йөзек кашы. Мондый тәмле ризыкны сез бөтән беркайда да татып карый алмыйсыз. Каклаган казны башка төбәк, шәһәрләрдән дә алып кайт әле дип, яратып сорыйлар.

Ренат ҖӘЛЕТДИНОВ, Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар берлеге президенты:
- Каз каклау - бик катлаулы хезмәт. Аның рецептлары да бик күп. Шуңа тәме дә каклаучының осталыгыннан тора.

Каз өмәсе йоласын иске татар бистәсендә инде 3нче ел рәттән оештыралар. Ул гореф-гадәтләребезне искә төшерә, татарның милли үрнәкләре, бәйрәмнәре белән таныштыра, туристларны җәлеп итә.

Алсу САФИУЛЛИНА:
- Мин Башкортстаннан. Безнең традицияләр охшаш. Шуңа күрә Казанда ничек каз өмәсе үтүен күрәсем килде, чагыштыру өчен. Бик кызыклы, матур оештырылган.

Кемдер балачагын искә төшерде, кемдер каз өмәсен әле беренче күрә. Бәйрәм татарларны да, русларны да, башка милләт вәкилләрен дә берләштерә.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров