Онлайн трансляция

Свернуть

Татар әдәбиятында яшь авторлар!

Татар әдәбиятында яшь авторлар!

https://tnv.ru

23 Ноябрь 2020, 12:01

313

0

Бу атнада Казанда берничә әдәби бәйге узды. Берсе Глаголица яшь әдәбиятчеләр бөтенроссия конкурсы, икенчесе - Иделем Акчарлагы татар телендә иҗат итүче яшьләр өчен каләм чарлау мәйданы. Балалар арасында шактый кыю әсәрләр язучылар бар ди жюрида аларга бәя бирүче остазлары. Бу 9дан алып 17 яшькә кадәрле егет кызлар әдәбият дөньясына беренче адымнарны ясаучылар, язып караучылар гына әле. Ә менә бүгенге яшь язучылар арасында чәчмә әсәрләре иҗат итүче авторлар бармы? Сез аларны беләсезме?  Нинди әсәрләре популяр?

Татар әдәбиятында яшь авторлар!
Яшь язучыларның әсәрләрен тотып укырга теләүчеләр әлбәттә иң беренче интернеттан эзли, аннан таба алмаса китапханәгә я булмаса китап кибетенә килә! Без дә шулай иттек,
- Әйтегез әле кемнең әсәрләре бар? Нинди китаплар бар?
- Менә яңа гына чыккан җыентык, яшь язучыларның күп әсәрләре бирелгән.
Әйтик фамилияләргә килгәндә Йолдыз Миңнуллинаны күрәбез, Ленар Шәех, Гөлүсә Батталова, Алсу Сәлахова. Гөлназ Вәлиева.

Әлеге китаптагы авторларның берсе - Ландыш Әбүдарова. Ул Казан утлары журналында җаваплы сәркатиб булып чыкты. Аның "Мандариннар", "Октябрь һәм бәләкәй тылсымчы" китаплары чыккан. 15 елга якын иҗат итә.

-Әйтегез әле бүгенге көндә сезне танысыннар укысыннар өчен ничек итеп язарга кирәк?

Ландыш ӘБҮДӘРОВА, язучы:
- Үземне кызыксындырган, сорауларыма җавап таба алмаган шундыйрак темаларга язарга тырышам.

- Сине укыйлармы?

Ландыш ӘБҮДӘРОВА, язучы:
- Мин чыннан да, мине кем укый инде, кемгә кирәк инде бу дигән һәр башлап язучыда буладыр у андый шик, ә инде син мине укымыйлар дип язасың икән син беренчедән язучы түгел, ниндидер әзер укучы өчен генә язасың икән, хәр укучыны яулап алырга кирәк бит. Минем максатым популяр булу түгел, әйбәт әсәр иҗат итү.

Татар әдәбиятендә исеме шактый билгеле яшь авторларның берсе - Рөстәм Галиуллин. 5 китабы дөнья күргән. Танылган авторларның җыентыкларын төзүче. филология фәннәре кандидаты. Казан утлары журналының баш мөхәррире. Хәзерге заман татар әдәбиятендә яшьләрнең үз урыны ди.

Рөстәм ГАЛИУЛЛИН, язучы:
- Әгәр сыйфат ягыннан карасак әдәбиятебез яхшы хәлдә. Язучы ул яхшы әсәрләр иҗат итәргә тиеш, ә аның иҗатын продюсерлар танытырга тиеш дип исәплим. Шушы ук китапларны да журналларны да.

Бүгенге татар әдәбиятендә шигърияттә дә, прозада да актив иҗат итүче 30 дан артык яшь автор бар. Аларның әсәрләрен бастырып чыгаруда кыенлыклар юк, ди үзләре. Әсәрләр журналларда да, китап булып та чыга. Төп мәсьәлә шунда: аларны беләләрме? Язганнары басылган китапта гына калмыймы?

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, язучы:
- Яшьләрдә бит максимализм бик көчле, алар әле авангард, посмадермистик әсәрләр язып шушы иҗат даирәсен шаккатырмакчы булалар. Алар гади халык турында уйламый да. Бәлки бу дөрестер дә.

Газинур МОРАТ, язучы:
- Язучының удышы һичкенә дә танылырга тырышып иҗат итү түгел, ә танылу ул әгәр дә синең әсәрләрең чын дәрәҗәсендә мөкәмәл икән, батырып иҗат итәсең икән ул иртәме соңмы барыбер танылу ала һәрвакытта да һәрзаман кешесенә дә кызыклы була.

Фәннәр академиясе галиме, профессор Дания ЗАҺИДУЛЛИНА яшь язучыларның беренче басылып чыккан әсәрләренә тәнкыйть мәкаләләре язучы. 3 елдан артык "Җәһәт -тәнкыйть" сәхифәсе алып бара.

Дания ЗАҺИДУЛЛИНА, Татарстан Фәннәр академиясе галиме, профессор:
- Бүген кызганычка каршы газеталарда тәнкыйтҗ мәкаләләре басылмый, алар тәнкыйтҗкә алынмыйлар, мин уйлыйм тәнкыйть кирәк.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА, язучы:
- Портал булырга тиеш анда яңа әсәрләр басылырга тиеш.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ журналист, Татарстанның журналистлар берлеге әгъзасы:
- Шулай дип кайсы вакытта әйтәләр бар бит ул безнең талантлы яшьләребез, тик аларның әсәрләрен халыкка җиткерү җитми ди. МИн килешәм, халыкка җиткерергә кирәк, ул дәүләтнең дә эше, ул журналистларның да эше. Әмма минем үземнең теориям бар, әйтик казан читендә атом бомбасы шартлады икән, аның турында хәр кешегә кереп бүген атом бомбасы шартлады дип йөрергә кирәкми ул үзе килеп җитә, шуның кебек әгәр әйбәт әсәр була икән ул үзе килергә тиеш.

Бу китап шул рәвешле таралды. Гүзәл Яхина "Зөләйха күзләрен ача"романын язганда аның ел китабы булыр, ике дистә телгә тәрҗемә ителеп, укучыларынең теленнән төшмәс дип уйламый да.

Гүзәл ЯХИНА, "Зөләйха күзләре ача" романы авторы:
- Укучы күңеленә ничек ачкыч табарга дигәндә мин авторларга мондый киңәш бирер идем: ни өчен язасың, синең тормышыңда иҗат нинди урын тотканын аңлау кирәк. Шуннан чыгып алга таба язарга. Иң мөһиме курыкмаска, үзеңне кызыксындырган, үзең кирәк дип тапкан темаларга иҗат итү мөһим.

Һәр авторның үз уңышы, үз үзенчәлеге әлбәттә! Бүген татар әдәбиятендә яшьләр бар, алар милли темага да, бүгенге проблемалар турында да, тарихи романнар да яза. Үз укучылары да бар, ә менә әсәрләре турында массакүләм танылган, кулдан кулга йөреп укылган дип әйтеп булмый әле. Монысы күрәсең киләчәк эше. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров