Онлайн трансляция

Свернуть

Орденга торырлык хәреф хатасы

Орденга торырлык хәреф хатасы

https://tnv.ru

09 Декабрь 2020, 13:30

620

0

Иртәгә безнең илдә Ватан каһарманнары көне билгеләп үтеләчәк. Әлеге истәлекле дата алдыннан Татарстанда тарихи әһәмияткә ия ике вакыйга булды. Кызыл йолдыз һәм Дан орденнарын Ватан сугышы геройларына тапшырдылар. Гыйндулла Сәхиповка аны шәхсән бирсәләр, Семен Стародубцевның туганнары кабул итеп алды. Үзе мәрхүм инде.

Орденга торырлык хәреф хатасы
Алар икесе дә әлеге бүләккә әле сугыш елларында ук лаек була, әмма исемдә киткән хата һәм документлар мәшәкате аркасында ул менә шулай, 75 елдан соң гына килеп җитә. Орденга торырлык хәреф хатасы һәм Геройлары көне алдыннан узган бүләк тапшыру тантанасыннан Илшат Әюпов.

Гыйндулла Сәхипов Мөслим районы Баек авылында 1920 елда туа, моннан сугышка китә. Һәм менә моннан 75 ел элек кылынган батырлык өчен бүләк аңа тапшырылды.

Баш очыннан сызгырып пулялар очканда, берьялгызы калганда да, беттек дип, дошманга буйсынмый ул! 1945нче елның 6нчы маенда, Җиңүгә 3 көн кала - Эльба ярындагы бәрелешләрдә берузе минометыннан ут ачып, фашистларның 2 пулеметын, бер узйөрешле тубын һәм бер взвод автоматчыларын тар-мар итә! Ул чакта татар егетенең батырлыгы Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим ителгән була. Әмма буләк һаман килми.

Әгълә СӘХИПОВ, Гыйндулла Сәхиповның улы:
- Әтинең 4 класс белеме генә була. Кем җидене бетерде дигәч, кул күтәрә. Андыйларны артиллериягә җыялар. Янына килеп, ты казах? -дигәч. Нет сын татарского народа ди. Шулай артиллериягә эләгә.

Сугыш вакыйгаларын Гыйндулла абый искә төшерергә яратмый. Вәгъдә ителгән бүләген гомер буе көтеп яшиме - ул сиздерми. Соңрак, бабайның исемендә хата киткәнлектән, орденның җибәрелмәгәне ачыклана. Буген әлеге кадерле буләкне - Кызыл йолдызны өенә китереп тапшырдылар. Россия Президенты исеменнән Гыйндулла Сәхиповны Үзәк хәрби округ командующие Александр Лапин котлый.

Татарстан Президенты Гиндулла Сәхиповка бүләккә зур телевизор җибәргән.

Васил ШӘЙХРАЗИЕВ, Татарстан Премьер-министры урынбасары:
- Туганнары архивлардан эзләп хәрби комиссарлар аша табылды бүләк. Бу бик зур вакыйга.

Нәҗибә СӘХИПОВА, Гиндулла Сәхиповның хатыны:
- 71нче елыбызны яшибез. 3 бала үстердек. Шахталарда да эшләп кайттык. Матур яшәдек.

Ике кыз бер ул устерәләр. Хәзер 4 оныклары һәм 3 оныкчыклары бар.

Зәилә НИГЪМӘТУЛЛИНА, Гиндулла Сәхиповның кызы:
- Ул шундый тыныч. Безгә ачуланып эндәшкәне дә булмады.

Кызыл Йолдыз ордены буген Казанда да тапшырылды. Ул ветеран Семен Стародубцевка тиешле. Узе 1977нче елда вафат. Буген буләкне якыннары кабул итеп алды. Оныкчыклары бабаларын герой, дип йөртә. Семен Стародубцев сугышның башыннан ахырына кадәр фронтның алгы сызыгында көрәшә. Ике тапкыр үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килгән. Вента елгасы буендагы бәрелешләрдә 3 дошманны юк итә. Взвод командиры яралангач, бөтен җаваплылыкны үзенә ала. Әлеге батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек була, әмма буләк һаман килми.

Николай СТАРОДУБЦЕВ - Семён Стародубцевның улы
- Бүләкләрем бар дип ул миңа гел әйтеп килде. Алырга гына өлгермәдем ди торган иде. Шуннан мин кызыксынып киттем.

Тикшерә торгач, Семен аганың 3нче Дәрәҗәдәге Дан ордены булуы ачыклана. Сугыштан исән-сау кайта ул. Өйләнә, 3 баласы туа. Бүген аның батырлыгы - оныкчыклары өчен зур горурлык. Лаеклы бүләкләрен алган Геройларга үз хөрмәтен Татарстан президенты да белдерә.

Беркем дә, берни дә онытылмый. Сугыш тәмамланганга 75 ел узса да. Бүгенге чара - моңа ачык мисал. 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров