Онлайн трансляция

Свернуть

14 яшьлек герой

https://tnv.ru

24 Февраль 2021, 17:26

234

0

Гаиләсен яклаучы гына түгел, бөтен Республика өчен герой! Алексеевски районында яшәүче 14 яшьлек Иван Павлинов турында узган елның ноябрендә бөтен Татарстан белде. Ул дөрләп янган йорт эченнән берүзе 3 энекәшен алып чыга. Шушы көннән алып аның тормышы ничек үзгәрә соң? Нәни геройны бәйрәм белән котларга безнең иҗат төркеме кабат Алексеевскига юл тотты.

14 яшьлек герой
Беренче медальләрен Иван Павлинов яңа бүлмәсенә элгән. Йортны аларга район бүләк иткән. Әле гыйнварда гына күченәләр. 3 ай элек ут чыгып, искесеннән көл генә калган иде бит! Шул коточкыч янгыннан Иван берүзе 3 энесен коткарды. Шуннан соң тормышлары үзгәрә.

Иван ПАВЛИНОВ:
- Тормышка карашым үзгәрде. Менә хәзер яңа йортта яшибез, компьютер, телефон да булды. Дусларым да күбәйде, авылда бөтен кеше минем белән горурлана.

Бүген дә, уйлап тормыйча, ярдәмгә ашыгыр идем. Үз гаиләмне генә түгел, башкаларны да яклар идем, ди Иван. 14 яшендә аның инде дәрәҗәле ике бүләге бар.

Иван ПАВЛИНОВ
- Кемдер күршеләрен, кемдер этне коткарган. Анда һәрберсенә шундый бүләкләр тапшырдылар. Мондый батыр балалар күп икән дип, мин бик сөендем.

Ольга ЗАРИПОВА, Иванның апасы
- Ул әтисез үсте, миннән соң иң олысы. Шуңа без аны гаилә башлыгы кебек кабул итәбез. Дәресләр эшләргә дә ярдәм итә, йортта да булыша, энеләре кечкенә бит әле.

Марина ЛЮЛИНА, Полянка мәктәбе укытучысы
- Андый балалар күп түгел. Һәрберсе шулай тиз арада нишләргә кирәк икәнлеген аңлап өлгерми бит. Киләчәктә дә батыр, гаиләсен яклаучы булсын!

Иванның хыялы - программист булу. Инде буген ук компьютер өчен уеннар уйлап таба ул. Аларда да кеше гомерләрен саклый һәм башкаларга ярдәмгә ашыга.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров