Онлайн трансляция

Свернуть

Татар телен укыту

https://tnv.ru

01 Март 2021, 17:40

249

0

Төзелештән читкә китеп, 2021нең төп РУХИ проектларын барласак, ул - Туган телләр елы булыр иде. Республикадагы һәр халыкның үз телен саклау алымнарына, бу өлкәдәге проблемаларга игътибарны арттыру мөмкинлеге бар.  

Татар телен укыту
Татарстан Президенты каршында оешкан татар телен саклау мәсьәләләре буенча комиссия бу атнада районнарда эшен дәвам итте. Туган телнең бишеге саналган - Казан артына килделәр. Бер яктан карасаң, монда проблемалар булырга да тиеш тугел. Тик хакыйкат шундый, кайберләрендә татар классы табып булмый! Чын татар район-авылларында ата-аналарның туган телгә мөнәсәбәте әлегә шундый. Алар моны бердәм дәүләт имтиханы, телгә ихтыяҗ булмауга һәм тагын әллә ниләргә сылтый. Бу очракта тел мәсьәләсен мәктәп кенә хәл итә аламы? Рания Абдрахманова шул хакта.

Казан арты. Татар милләтен дөньяга таныткан Шиһабетдин Мәрҗәни, Габдулла Тукай, Мөхәммәт Мәһдиев, Гариф Ахунов, Равил Фәйзуллин, Равил ШӘрәфиевләрне биргән як. Татар теленең бишеге.

Бүген монда туган телне мәктәпләрдә ничек өйрәтәләр? Республика Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия шуның белән кызыксына. Бу атнада Марат Әхмәтов Теләчедә Казан арты районнары башлыклары белән зур киңәшмә уздырды.

Туган телне саклау өчен - җаваплылык район башлыкларында да бар, дигән фикерне җиткерде Марат Әхмәтов. Үз теленә хөрмәт белән караган җитәкче генә - халкында шундый ук хөрмәт уята ала.

Теләче районы үзәгендә бер мәктәп эшли. Монда белем алучы татар балалары өчен төрле чаралар оештырыла.

Әйтик, мультфильмнарны татарчага тәрҗемә итәләр. Бу эшнең ничек башкарылганын комиссия әгзаларына курсәттеләр.

Дәресләрдә уен формалары файдаланыла.

Чаралар куп, ләкин проблема бар. Теләче кадәр Теләченең бу мәктәбендә дәресләрне татар телендә укучы бер сыйныф та юк. Һәм моңа охшаш хәлләр казан артының башка районнарында да күзәтелә икән. Саннарны комиссия утырышнда җиткерделәр. Әйтик, Тукай ягы - Арча районында беренче сыйныфка укырга керүче 645 татар баласының 394е генә татар телендә укый, калганнары - русча. Бу һәр икенчесе дигән суз! Әтнәнең район үзәгендә - беренче сыйныфтагы 142 татар баласы фәннәрне русча гына үзләштерә. Балык бистәсе, Балтач, Питрәч район үзәкләрендә дә шундый ук хәл.

Татар балалары ни өчен русча гына укый? Бу аларның туган теле, сөйләм теле дәрәҗәсе саегуга китермәсме? Комиссиянең былтыр август аенда Арча районында узган җыелышында шул хакта бер сөйләшкән иделәр. Ул вакытта берничә тәкъдим кертелде. Әйтик, рус телендә белем алучы татар балалары өчен классташ тыш чараларны туган телдә уздыру. Тәкъдимнәр ни дәрәҗәдә тормышка ашырылган соң?

Һәр уку елында ике беренче сыйныф җыела. А классы - татар телендә белем ала, Б классы - русча. Тәрбия чаралары шулай ук булеп оештырылган. Туган телне саклау комиссиясе тәкъдименнән соң - рус телендә белем алучы татар балалары өчен - сыйныфтан тыш чараларны туган телдә уздыра башлаганнар.

Фәнисә ХӘСӘНШИНА - Котлы Бөкәш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы:
- Минем сыйныф рус телендә укый, башка елларда рус телендәге конкурсларда күп катнаша идек, хәзер быел татар елы дип игълан ителгән татарча конкурслар җибәрә башладылар. татар сузендә актив катнаштык. муса җәлил , милли костюмнар, татар әкиятләренә эшләнмәләр.

Тәрбия чараларын тагын берничә районда татарча алып бара башлаганнар. Әйтик, Әтнә, Балтач, Саба, Теләчедә. Әмма бу эш җитәрлек дәрәҗәдә тугел.

Моны җитәкчеләр таный. Әмма алар монда тагын бер проблеманы курсәтә. Татар ата-аналарының үз туган
теленә мөнәсәбәте.

Алинә МӨХӘММӘТШИНА - Арча районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
- Татар телендә укытуга рус милләтеннән булган әти әниләр каршы түгел, каршылык үзләре татар телендә укыган әти әниләрдән.

Комиссия очрашуларда ата-аналар белән тагын да ныграк эшләү максатын куя һәм мисал итеп Биектауның район узэгендәге мәктәпләрне китерәләр. Монда быел татар телендә укучы 4 сыйныф җыела.

Марат ӘХМӘТОВ - Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе:
- Әти әниләр белән эшләргә кирәк, аларга татар телендә укуның рухи хәзинә икәнлеген, татарча белем алуның - русча белем алудан начар түгел икәнлеген.

Яңа 2021-2022нче уку елы алдында хәзер зур максат тора, ди комиссия җитәкчесе. Татар авыл районнарында татар балалары өчен башлангыч сыйныфта белемне туган телдә биру. ҺӘм моның кирәклеген әти-әниләргә җиткеру. Чөнки бу - баланың телне иң нык үзләштерә торган чоры.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров