https://tnv.ru
15 Март 2021, 17:24
294
0
Рухи яңарыш, үткәнебез белән киләчәкне тоташтыру символы. Быел Татарстанның визит карточкасы, дөньядагы иң матур 10 мәчет исемлегенә кергән Кол Шәриф төзелә башлауга - 25 ел! Ул 2005нче елда ачылса да, аның яңа тарихын 1995нче елдан исәплиләр, чөнки нәкъ шул елны мәчет торгызу турындагы указга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев кул куя.
Кол Шәриф нәк 10 ел төзелә, һәм бу вакыт зур мәгънәгә ия. Чөнки аның төзелешендә гап-гади әбиләрдән башлап, дөня базарына товар чыгаручы алдынгы предприятиеләр дә өлеш кертә. Аны Татарстанның яңа тарихындагы иң халыкчан төзелеш дияргә була. Бу проект ни рәвешле миллионлаган кешене берләштерә? Халкыбызның хәйриячелек традицияләрен яңарта?
Бу төзелеш Татарстан өчен зур юлның башы була. Менә бу кадрларда Казан Кремле. Ул буш диярлек. Тирә-юндә яшел чирәм үсә. Чирәм арасында мәчетнең нигезенә салыначак ташлар.
Минтимер Шәймиевнең указы, махсус фонд оешу, халыкның кызыксынуы - барысы да шуннан башлана.
Фаяз ХУҖИН, Татарстан Фәннәр академиясенең Археология институты баш гыйльми хезмәткәре, тарих фәннәре докторы:
- Кызыксыналар: мәчет кайда булачак.Минтимер Шәрипович моңа җавап эзләп йөргән, халык фикерен дә исәпкә алып.
Татарстанның да, дөньяның да иң көчле галимнәре, белгечләре белән киңәшләшеп, мең кат уйланган фикер була ул. 4 гасыр ярымнан соң, Кол Шәриф мәчете, Казан ханлыгының имамы исемен мәңгеләштереп, Казан Кремле калкулыгында урнаша.
Бу дәрәҗәле эшкә катнашмаган бер генә татарстанлы да булмагандыр.
Кол Шәрифнең эчке бизәлешен эшләгән төрек компаниясе вәкиленә мондагы һәрбер кисәк мәрмәр кадерле. Үз куллары белән мәчетнең эчен генә ел ярым бизиләр.
Чехиядән кайтартылган люстраны урнаштыруларны да, комнан ясалган сирәк мозаика үрнәкләрен уеп куюны да бүгенгедәй хәтерли. Халык ярдәмен, тарихи төзелешкә үз куллары белән өлеш кертүләрен искә төшергәндә күзләренә яшь килә.
Бүген монда чит ил делегацияләре килә, никахлар теркәлә, тәүлек әйләнәсе Коръән укыла.
Әлеге китаплар бүген Казан Кремленең Ислам мәдәнияте музеенда саклана. Үз исемнәрен анда мәчет төзелешенә өлеш керткән зур предприятие, иҗтимагый оешмалар вәкилләре дә, эшчеләр дә, пенсионерлар да, гап-гади кешеләр дә, чит илләрдә яшәүчеләр дә таба ала. Мөселманнар күпләп яшәгән төбәкләр генә түгел, Европа илләре дә үз өлешен кертә.
Ислам мәдәнияте музеенда бу атнада "Буыннарның чынга ашкан хыялы" дип аталган күргәзмә ачылды. Ул Кол Шәриф мәчете төзелә башлауга 25 ел тулуга багышлана.
Тарихи карарлар кабул итүдә беренче Президентның ролен күргәзмә ачылышында төрек консулы да югары бәяләде. Чын мәгънәсендә берләштерүче, хәйриячелек традицияләрен яңартучы, изге эш.

Бүлешергә
Комментарии 0