Онлайн трансляция

Свернуть

“Татарның иң начар ягы – матур күренергә тырышу” – Интернетта бәхәс тудырган фикер

“Татарның иң начар ягы – матур күренергә тырышу” – Интернетта бәхәс тудырган фикер

https://tnv.ru

10 Июнь 2021, 17:48

512

0

Тыңлаучылар Рифә ханым белән килешә һәм аның сүзләрендә “уйланырга һәм уянырга сәбәп бар”, дип саный.

“Татарның иң начар ягы – матур күренергә тырышу” – Интернетта бәхәс тудырган фикер
“Татарның иң начар ягы – матур күренергә тырышу”. Бүгенге көндә интернет челтәрендә язучы, тәнкыйтче, журналист Рифә Рахманның “Болгар радиосы” эфирында әйткән фикергә бәхәс бара.

Күпчелек тәнкыйтче фикерен хупламый. “Ул икейөзлелек түгел, әдәп”, дигән фикерне яклаучылар күп. Бер төркем халык, бу сыйфатларны татарныкы гына түгел, шуңа милли мәсьәләгә кагылмаска тәкъдим итәләр. Тыңлаучыларның калган өлеше Рифә ханым белән килешә һәм аның сүзләрендә “уйланырга һәм уянырга сәбәп бар”, дип саный.

“Татарның иң начар ягы – матур күренергә тырышу. Ул көндәлектә ямьсез итеп киенсә дә, кунак килгәндә матур киенә, көндәлектә ипи белән аш кына ашаса да, кунак килгәндә бөтен качыра-качыра саклаган ризыгын өстәлгә тезә. Кеше югында талашып яшәгән гаиләдә тарткалашу туктала, синең белән елмаеп, матур итеп сөйләшә башлый. Без шундый халык. Икейөзлеккә китерә безне”, - дигән фикер белдерде Рифә Рахман.

Үз фикерен Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та белдерде.

“Бәтәч, кунак килгәч ертык ыштан киеп, буш өстәл белән, сугышып каршы алыйк мени? Кунак бит синең проблемаңны карарга килми! Матур киенеп, тәмле татар ризыгы ашап, хәл сорашып кич утыру – татарның асыл сыйфаты”, - ди Фирдүс Тямаев.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров